Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

"Туган телем- Тукай теле"

      Габдулла Тукай-татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык-безнең горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Туган телебезгә, туган ягыбызга, аның табигатенә мәхәбәт, хөрмәт хисләре безнең күңелләргә балачакта сөйләнгән Тукай шигырьләреннән, әкиятләреннән иңәдер.Аның әсәрләре шулай ук хезмәткә мәхәббәт уята, нәниләрне шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Шагыйрьнең туган көне уңаеннан Кадер авылы китапханәсендә чара үтте. 26 апрельдә авыл китапханәсендә "Кояшкай" балалар бакчасы белән берлектә "Туган телем- Тукай теле" дип исемләнгән балалар иртәсе узды. . Балалар Тукайның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар, аның әсәрләрен яттан сөйләделәр,табышмаклар чиштеләр. Соңыннан китапханәчебез Гөлфия Хәсән кызы шагыйрьнең балалар өчен булган китапларына күзәтү үткәрелде. "Су анасы", "Кәҗә белән сарык" әкиятләре укып үтте.
Шулай ук балалар бик зур кызыксыну белән Г. Тукай иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштылар.