Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

"Сәламәт яшәү рәвешенә - солют!"

Район китапханәләре арасында уздырылучы "Сәламәт яшәү рәвешенә- салют!"дип исемләнгән фестиваль үтте. Китапханәче сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе булуын, сәламәтлекне сакларга , аның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат бирде. ,,Сәламәт тәндә- сәламәт акыл" дип аталган рәсем күргәзмәсе һәм китап күргәзмәләре оештырылган иде.
Залда "Начар гадәтләрне дус итмә", "Сәламәт яшәү турында укы", "Шифалы үләннәр" турында күргәзмә ясалды һәм аларга аңлатма бирелде. Үлән чәйләренең шифасы турында мастер - класс күрсәттеҮләннәрдән әзерләнгән чәй тәкъдим ителде. Балалар белән "Шалкан әкиятенә ияреп" язылган театр күрсәтелде. Аннан барысы бергәләп флешмобка бастылар. Азактан "Мин спортны яратам!"дип аталган фото зона янында фотога төштек.