Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

"Китаплар иленә сәяхәт"

  1 сыйныф укучылары хат аша китапханәгә чакырулы иде. Хатта сәяхәтнең картасы да сызылган иде. Шул карта буенча бүгенге көннең маршрутын аңладылар һәм китапханәгә юл тоттылар.Анда аларны китапханәче төрле тукталышлар аша сәяхәткә алып китте. Бүгенге сәяхәт темасына төрле табышмакларга җавап эзләделәр .

      " Кәгазьләр тукталышында"  китапның килеп чыгу тарихы белән таныштылар. Шулай ук элек нәрсәгә язганнар, китаплар ничек бастырыла барысы да аңлатылып үтелде.
      "Төсләр тукталышында"  китапларда төсләр ни өчен кирәклеге ачыкланылды.
      "Китапханә тукталышында" китапханә кагыйдәләре, ничек итеп китапларны сайларга һәм "Әкиятләр илендә" күргәзмәсе белән таныштылар. Эш барышында рәсемнәр аша төрле әкият геройларының кайсы әкияттән икәнлеген белделәр. 
      "Хастаханә тукталышында" китапларны дәвалау кирәклеген аңладылар һәм үзләре дә  таушалган китапларны дәваладылар. 
 Соңыннан укырга китап алып, сәяхәтне тәмамладылар. Сәяхәт укучылар өчен уңышлы үтте.