Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

«Алтын ачкыч» Гөлсинә Галимуллина китабы буенча

  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Бәллүр каләм" бүләге иясе, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы Гөлсинә Галимуллинаның “Алтын ачкыч” китабы буенча китап укучылар конференциясенә җыелдык.           Халкыбызның әхлакый кыйммәтләренә нигезләнеп язылган, башыннан ахырына кадәр канатлы җөмләләрдән, мәкаль-әйтемнәрдән торган „Алтын ачкыч” әсәрен укып чыгуга һәркемнең җаны сафланып, күңеле пакьләнеп кала. "Алтын ачкыч" – повестының герое-танылган дин әһеле, К.Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин кебек мәгърифәтчеләребезнең эшен лаеклы дәвам итүче, Татарстанның баш казые, Балтач районы мөхтәсибе, үзе дә дистәләгән дини китаплар авторы - Җәлил хәзрәт Фазлыев турында сүз бара.

Китап укучылар бик актив катнаштылар.Яшәү мәгьнәсенә кагылган күп кенә сорауларга җавап эзләделәр, фикер алыштылар.