Кадыровская сельская библиотека - филиал № 17

«Вы такие же, как все»

     3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне. Еш кына инвалидларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дип атыйлар. Әмма, аларның күбесе көчле рух һәм сокланырлык тормыш белән яшиләр, еш кына аларның тормышы күпләргә  үрнәк булып тора. Алар тормышны бик яраталар, тормышның һәр көненә кадерлиләр һәм шатланалар. Нәкъ менә шундый шәхесләр, аларның иҗаты, тормышы белән таныштыру максатыннан китапханәдә «Без башкалар кебек үк» дип аталган тәрбия дәресе үтте. Китапханәче балалар белән әңгәмә оештырды, анан шул ук темага презентация карап үттек.Үз җирлегебездәге ярдәмгә мохтаҗларны барладык һәм аларга шефлык оештырырга сөйләштек.