Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Саф һавада әдәби сәяхәт: "Бу гаҗәеп табигать дөньясы"

Табигать күп бирә, ләкин алмашка игътибар, мәхәббәт һәм кайгырту сорый. Балалар белән табигать, әйләнә-тирә дөнья турында сөйләүче китаплар белән таныштык. Татарстан Республикасының Кызыл китабында сирәк очрый торган, югалып бара торган үсемлекләр һәм хайваннар турында мәгълүматлар бар. Аларның барысы да сакка,ярдәмгә мохтаҗ. Китапның кызыл төсе-куркыныч сигналы. Ул, әйтерсең лә, барлык кешеләрне чакыра: үсемлекләр һәм хайваннар бәла-казага дучар, аларга ярдәм итегез! Кызыл китаплар төрле дәрәҗәдәге була — Халыкара, милли һәм төбәк китаплары. Кызыл китап «кара исемлек»хисабына тулылануын дәвам итә. Балалар Л.М. Шәеховның «Табигать күренешләре энциклопедиясе»китабы кызыксынып тыңладылар. Бу белешмә басмада утыз табигый күренеш турында мәгълүматлар бирелгән. Алардан бик күп кызыклы һәм гаҗәеп нәрсәләр алырга мөмкин. Табигать, әйләнә-тирә дөнья белән танышуда матур әдәбият зур роль уйный. Балалар белән табигать турында шигырьләр, хикәя, әкиятләр белән таныштык.