Именлибашская сельская библиотека - филиал № 15

Питрау бәйрәме:«Җәй яме син, Питрау»

 

Быел да Питрау бәйрәме Зәйдә үзгә төсмерләргә баетылып, киң масштаблы халык бәйрәме буларак узды. Питрауны, элекке гореф-гадәтләргә тугры калып, Кашка тау итәгендәге сихри аланда, матур табигать кочагында уздыру күркәм традициягә әйләнде. Быел ул 25нче тапкыр үткәрелде.
Аллы-гөлле чәчәкләр, шарлар, төрле төстәге флаглар белән бизәлгән Питрау аланы гүя кияү егетен көтүче кәләш иде. Ә аланга илтүче юл башында ук мөхтәрәм кунакларны фольклор ансамбльләр матур керәшен җырлары белән, бәйрәмчә киенгән кызлар ипи-тоз, чәкчәк тотып каршы алдылар.

Питрау кунакларында «Таш мич» экспозициясе аеруча кызыксыну уята. Әлеге изге урынның тарихы тирәндә. Риваятьләр буенча ул 250-270 ел элек бакыр руднигы буларак барлыкка килгән. Серле һәм шомлы Таш мич нинди генә тарихи вакыйгалар күрмәгән, шаһиты булмаган!

Бәйрәм шатлыгын зәйлеләр белән уртаклашырга Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов, республика керәшеннәр җәмгыяте рәисе Иван Егоров, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов, Николай Нефедов,  «Татлизинг» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Илнар Хафизов, күренекле якташларыбыз, илебезнең төрле почмакларында, төрле өлкәләрдә җаваплы урыннарда эшләүче якташлар кайткан иде. Алар район җитәкчелеге белән бергәләп, иҗат коллективлары хасил иткән тере коридор буйлап атлады. Ә тезелеп киткән чатырларда һәр авыл җирлеге табигать нигъмәтләреннән, милли ризыклардан мул табын әзерләгән. Милли киемле, чәчләрен талир тәңкәләр белән бизәгән, такыялар үреп кигән чибәр кызлар, шаян түтиләр кунакларны сый-нигъмәттән авыз итәргә, Кашка тау чишмәсе суы эчәргә кыстады.
Ил-көнгә тырыш хезмәтләре, спортта уңышлары белән танылган керәшен якташларга багышланган күргәзмәләр дә оештырылган иде.

Бәйрәм берничә мәйданчыкта алып барылуы белән үзенчәлекле булды. Инешнең ике як яры да бәйрәм шавына күмелде. Инеш аша салынган агач күперчектән атлап, басу ягына чыгуга балалар мәйданчыгы җәелгән, теләгәннәр сәхнәдә җыр-биюгә сәләтен күрсәтә, төрле уеннарда, аттракционнарда күңел ача алды. Андагы манзара һәр бала күңеленә хуш килде.

Ә төп мәйданда театрлаштырылган матур тамаша оештырылды. Бәйрәм «Халыкның ныклы бәйләнеше» театрлаштырылган күренеше белән башланды. Театрлаштырылган тамаша «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары белән үрелеп, үзенчәлекле төс алды. Халкының иң нечкә кылларын уятып, өздерде агыйделлеләр.

Районыбыз һәм күрше-тирә районнардан килгән фольклор төркемнәр чыгышлары, мәдәният хезмәткәрләре, авылларның иҗат коллективлары әзерләгән бай концерт программасы тамашачы күңеленә хуш килде. Зур мәйдандагы тамашаны олы экран аша карау мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Мәйдан уртасында кызыклы уен-бәйгеләр белән бергә җыр-бию дә тынып тормады.