Дурт-Мунчинская сельская библиотека - филиал № 14

Афганистан...дни ушедшие в вечность

15 февраль көнне илебездә Әфганчылар көне билгеләп үтелә. Быел Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылганына - 35 ел. Ун елга якын сузылган шушы канлы вакыйгада бик күп солдатларыбыз, хәрби бурычларын үтәп, чит җирләрдә башларын салдылар. Тарих битләренә кереп калган әлеге сугышта һәлак булган ватандашларыбызның, шулай ук тән һәм җан җәрәхәтләре алып, туган якларына әйләнеп кайткан егетләребезнең даны мәңге онытылмас, аларның батырлыклары тиз генә безнең хәтерләрдән җуелмас! Шушы упкыннардан исән калып, туган җиренә әйләнеп кайткан кешеләрне эзләп йөрисе юк. Туган авылыбыздан да бу тәмугны күргән кешеләр бар. Алар Нәсыйбуллин Айдар һәм Закиров Мөнип абыйлар. Үзләренең гомерләрен, сәламәтлекләрен җәлләмичә, намус белән хезмәт итеп кайталар.