Верхне-Шипкинская сельская библиотека - филиал № 12

Онлайн мәгълүмат сәгате “6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне”

Моннан егерме сигез ел элек республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын — яңа Конституциясен кабул итте.

Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 ноябрендә булды һәм ул республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты.