Верхне-Пенячинская сельская библиотека - филиал № 11

Оста куллар түгәрәге

Интерьер курчаклар ясый башладык. 

Күптән түгел балалар төрле төстәге тукымалардан һәм җептән ясалган курчаклар белән уйнаганнар. Безнең гасырда пластик һәм яңа технологияләр дөньясында тукыма курчакларына урын юк кебек тоела,ләкин бу беренче карашка гына. Бүгенге көндә бөтен Җир шары буенча тукымадан курчаклар ясау хоббига яки гомерлек эшкә әверелә, аларны җыялар, киендерәләр һәм саклыйлар. 

Курчак ясау балаларның моторики үсешенә ярдәм итә, фантазияне киңәйтә. 

Кызларыма үзем белгәннәрне өйрәтергә тырыштым. Бүген курчакларның кулларын тегеп ,аларны холлофайбер белән тутырдык. 

Зәлиямнең:

,, Гөлгенә апа мин кечкенәдән шундый курчак турында хыялланган идем ",-дигән сүзе күңелемне җылытты. Баланың хыялы тормышка ашуга ярдәм итү ул бит үзенә бер төрле Бәхет❤️