Верхне-Пенячинская сельская библиотека - филиал № 11

Литературный час

"Туган якта - анам телендә"
2021 ел Татарстан республикасында Туган тел һәм халыклар дуслыгы, Зәй районында Туган як елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Югары Пәнәче авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Туган якта - анам телендә" дигән кичә үткәрдек. Кичә туган як, туган телгә кагылышлы төрле бирем, җырлы, биюле уеннар, шигырь укулар белән бергә үрелеп барды. Кичәбезгә килгән һәр кунак бик теләп үзенең туган ягы турында, кайберәүләр (өлкән яшьтә булуларына карамастан) мәктәп елларында ятлаган шигырьләрен дә искә төшереп сөйләде. Кичәбезне татар халкының гимннына әйләнгән "Туган тел"не басып җырлап тәмамләдык.