Верхне-Пенячинская сельская библиотека - филиал № 11

"У войны не женское лицо" - "Труженица тыла"


Бер гаилә язмышы.
Дәшһәтле сугыш... Күпме гаиләне ирсез, әтисез ятим итте, күпме кайгы- хәсрәт алып килде. Югары Пәнәче авылыннан гына да шушы сугышка йөздән артык әзмәвердәй ир – егетләрне чакыралар. Авылның “Атау очы”ндагы 1904 елда туган ир –атларны сугышка бер көндә алып китәләр. Кызганычка каршы, берсе дә туган якларына кире әйләнеп кайтмый. Шул ир –егетләр арасында Җиһаншин Габделбарый да була. Авылда аның Маһруй исемле хатыны берсеннән –берсе кечкенә 5 баласы белән утырып кала. Иң олы кызы Гөлчирәгә 15, иң кечкенәсе Әлфиягә 1 яшь тулган гына әле.
Илдә, авылларда бик авыр көннәр башлана: бар да фронтка, фронт өчен дип эшлиләр. Яшәү, көн күрү көннән –көн авырлаша: ачлык, ятимлек. Маһруй апа балаларым ач булмасын дип көн – төн колхоз эшендә була. Тырышлыгы, уңганлыгы, намуслы хезмәте өчен басуда звено җитәкчесе итеп куйялар. Иртән басуга барырга һәрвакыт иң беренче булып чыккан ул. Ә кичен караңгы төшеп, күзләр бәйләнгәч кенә кайтканнар басудан. Маһруй апа кузгалмый торып, берәү дә басудан чыгарга җөрьәт итмәгән. Тәмле пешәрә дип колхозда пешекче итеп куялар. Көянтә – чиләк белән ерак басуларда эшләүчеләргә җәяү ашарга да ташый. Аңа бар җирдә дә иң беренче ярдәмчеләре балалары була: өйдә, колхозда әтисе урынына калган 13 яшьлек улы Гафият, олы кызы Гөлчирә. Улы колхозның атлы эшендә эшләсә, кызы сарык фермасында эшли. Кызы белән көз, яз айларында күрше авылдагы хәллерәк кешеләргә барып икәүләшеп өй юганнар, баздан бәрәңге чыгарышканнар. Хуҗалар я бәрәңге, я он биреп җибәрә торган булганнар. Әлбәттә, башкалар кебек үк, ашарга яраклы барлык үләннәрне, черек бәрәңге кәлҗемәсеннән дә авыз итәргә туры килә аларга. Шулай да, Маһруй апаның үзенең һәм балаларының тырышлыгы аркасында ачлыктан, үлемнән исән калалар, кайберәүләр кебек хәер сорашып йөрмиләр, хуҗалыкта сыер асрыйлар.
Маһруй апа балалары белән иртүк колхоз эшенә чыгып киткәндә, әле 1 яше тулып кына киткән кечкенә кызы Әлфиясен биленнән сәкегә бәйләп, 6 яшьлек Рәгәдә исемле кызына карарга кушып китә торган була. Ул бала үзе дә кечкенә сабый бит, көне буе нәрсә ашап, нәрсә эшләп торганнардыр – бер алла белә! Кечкенә Әлфия көне буе елый- елый, ана назы күрми шунда йокыга да китә торган була.
Интегеп, ачлы –туклы яшәсәләр дә, Маһруй апа балаларын белмеле итәргә тырыша, укыта. Шуңа күрә авылда абруе зур була Маһруй апаның. Ул 89 яшенә хәтле олы малае тәрбиясендә яши. Хәзерге балалар “сугыш” дигән афәтне бары тик китаплардан укып кына белсеннәр иде.