Верхне-Пенячинская сельская библиотека - филиал № 11

Новости

Георгий тасмасы

Илебез буенча ел саен үткәрелә торган «Георгий тасмасы» акциясе бара.Георгий тасмасы Россияне саклаучыларның батырлыгы, хәрби батырлыгы һәм даны символы булып тора. Бүген Георгий тасмасы-Ватанны саклаучыларның төрле тарихи чорлардагы батырлыкларына горурлык һәм хөрмәт.

1 декабрьдә Югары Пәнәче авылы мәдәният йортында популяр китаплар авторы Зифа Кадыйрова белән очрашу узды.җаваплар яңгырады.

"Минем үз юлым" дип исемләнгән әлеге очрашуны китап сөючеләр көтеп алды. Зифа ханым кичәдә үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларның бик күп сорауларына җавап бирде. Бик күпләр язучының автограф белән китапларын сатып алдылар. Зифа Кадыровага сораулар күп булды. "Китап геройларының язмышы тормыштан алынганмы, әллә уйлап кына чыгарылганмы?", "Язучы булып китүгә нәрсә этәргеч булды?", "Әсәр язганда сюжет сызыгын ничек билгелисез?", гомумән, кичәдә төрле темага кагылышлы кызыклы сорау һәм җавап