Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Кошлар-безнең дуслар!"

Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез.
Әйе, яз җитү белән кошлар кайта, күктә, агач башларында яңадан тормыш башлана. Гаҗәеп матур бу тормыш. Кошларга ярдәм итик, аларсыз бит дөньяның бер чите китек.
Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!
Бүген китапханәдә кошлар көненә багышлап"Кошлар-безнең дуслар!"дигән исем астында китап күргәзмәсе төзелде һәм китапларга күзәтү ясадык,кошлар турында әңгәмә кордык.