Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Җан ярасы-Әфганстан"-мәгълүмат сәгате

Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 35 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.Шушы уңайдан китапханәдә”Җан ярасы-Әфганстан”дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән авылдашларыбызны искә төшердек.Яу кырында батырларча һәлак булган авылдашыбыз Осипов Петр Викторовичны искә алдык.