Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Ватан геройлары көне"

Россия Президенты Указы нигезендә,2007 елдан 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу – Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне. Шул уңайдан мәдәният йортында мәгълүмати сәгать үтте. Ветеран укытучы Тәслимә Солтанова геройлар турында эчтәлекле чыгыш ясады, якташларыбыз Г.Ф.Ларионов, Н.И.Майков, А.А.Васильевларның батырлыклары турында сөйләде.