Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Шигырьләр миңа көч бирә"-очрашу кичәсе.

Бүген Югары Налим мәдәният йортында " Шигырьләр миңа көч бирә" дип исемләнгән, авылдашыбыз, оста шигырь укучы Алмаз Яхин белән очрашу булды. Көчле рухлы егет авыруына карамастан, якыннарына шатлык өләшә, иҗаты белән куандыра. Бәйрәмнәр, кичәләр үткәргәндә ярдәм кулы суза, балаларга дискотекалар ясап сөендерә. Аңа исәнлек, иҗат уңышлары теләп калабыз.