Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Шәүкәт Галиев балаларга шатлык өләшүче"

Шәүкәт Галиев 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Кайбыч районы Олы Бакырчы  авылында туа. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә. Шагыйрьнең «Әткәйгә хат» поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора.

Әдәбият өлкәсенә Шәүкәт Галиев Икенче дөнья сугышыннан соң килә. 1948 елдан республика басмаларында аның шигырьләре басыла башлый. Шагыйрь үз иҗатында юморга зур урын бирә.

Беренче чиратта, Шәүкәт Галиев балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән таныла. Ул, тормышның кызыклы якларын табып, балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйрь сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта.

Китапханәдә Шәүкәт Галиевның тууына 95 ел уңаеннан” Шәүкәт Галиев балаларга шатлык өдәшүче” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты белән таныштык. Шигырьләрен кычкырып укып  фикер алыштык.