Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Татар әдәбиятының ханы

«Татар әдәбияының ханы »Нурихана Фаттахның тууына 95 ел. Күренекле язучы Нурихан Фәттах (Нурихан Садрилмән улы Фәттахов) 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның Яңавыл төбәгендәге Күчтавыл дигән кечкенә генә татар авылында колхозчы гаиләсендә туа. Балачагы шул төбәктәге Яңа Уртавылда уза. 1946 елда Яңавылдагы 1 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлагач, бер ел (1951-1952) Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясендә мөхәррир, ә 1952-1953 елларда Татарстанның Чистай шәһәрендә «Сталин байрагы» дигән өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елның маеннан кабаттан Казанга кайтып, профессионал язучылык хезмәтенә күчә.

Язучының 95 яшьлек юбилее уңаеннан китапханәдә  әсәрләреннән китап күргәзмәсе әзерләнде. Китап укучылар белән әдипнең  тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә кордык. “ Сызгыра торган уклар”әсәреннән өзек укып, фикер алыштык.