"Укый,укый үсәбез"
Балалар бакчасында кунакта булдым. Нәни дусларымны “ Салават күпере” журналы белән таныштырдым. Балалар матур рәсемле журналларны зур кызыксыну белән карадылар.Салават күпере журналының 10 нчы санында басылып чыккан “Песи”.”Көчегем кечтеки генә” шигырьләрен яратып тыңладылар.