Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Якташыбыз иҗаты" Сөббух Рәфыйковның тууына110ел

Сөббух Һади улы Рәфыйковның тууына 110 ел . Ул 1913 елның 15 июлендә  хәзерге Татарстанның Сарман районы Нөркәй авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.

1925-1930 елларда башта Яр Чаллыда һәм Алабугада тугызъеллык мәктәптә, аннары Казанда югары уку йортында хәзерләү курсларында укый. 1931 елдан башлап ул журналистлык эшендә: республика “Колхоз гәзите” редакциясендә әдәби хезмәткәр (1931-1932), Сарман районында чыга торган “Комбайн” газетасында җаваплы редактор урынбасары (1932-1934), республика комсомол газетасы “Кызыл яшьләр” редакциясендә бүлек мөдире (1934-1937) һәм Татарстан дәүләт нәшриятында редактор (1937) вазыйфаларын башкара. 1934-1937 елларда, хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогика институтының тел-әдәбият бүлегендә укый. Сөббух Рәфыйков язучы буларак киң җәмәгатчелеккә “Беренче яз” (1958) романы белән таныла. 1920-1930 еллардагы татар авылында социаль күренешләрне шул заманга хас реаль күренешләр һәм образлар аша чагылдырган бу роман 60нчы еллар татар прозасының авыл темасына багышланган күренекле әсәрләреннән берсе итеп бәяләнә. “Авыл иртәсе”, “Тын елга буенда” исемле романнары да укучылар тарафыннан җылы каршы алына.

Сөббух Рәфыйков 1971 елның 21 ноябрендә Татарстанның Яңа Зәй эшчеләр поселогында вафат була

Зәй шәһәренең бер урамы язучы исеме белән аталган