Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Сугыш беткән,ничә еллар үткән,ә яралар сызлый һаман да"

«Сугыш беткән,ничә еллар үткән, ә яралар сызлый һаман да »
Мин 6 май көнне сугыш чоры баласы Клавдия апа Пущаевада кунакта булдым. Бүгенге көндә кияве Тәлгать белән кызы Нина гаиләсендә гомер кичерә бәхетле ана.
Клавдия апа Пущаева 1935 елда Село Налим авылында туа.Сугыш башланганда аңа 6 яшь була. Әтисе сугышка китә. Сугыш урлаган балачак, ачлы-туклы яшәгән авыр еллар...
1949 елда мәктәпне тәмамлый , барлык яшьтәшләре кебек ундүрт яшьлек кыз колхозда эшли башлый. Яшьлек бит ул авырлыкка да, ачлыкка да карамый, ул яшьни, ашкына, омтыла. Яшь Клавдия дә яшьтәшләре белән эшкә йөри, кичке уеннарга чыга, җырлый-бии, гашыйк була.
1953 нче елны авыл егете Пущаев Иван белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-берсен яраткан парлар бик матур яшәп китә,бер-бер артлы дүрт бала туа.Бәхетле тормыш озакка сузылмый, япь-яшь көе ире үлеп китә, утыз җиде яшьлек тол хатынга кечкенә балаларны үзенә генә аякка бастырырга туры килә.
Авылдашлары үрнәк ана,намуслы хатын, үз вазыйфасын бөртекләп, җиренә җиткереп башкарганы өчен хөрмәтлиләр аны. Менә шундый авыр тормыш юлы уза Клавдия апа, балаларын да менә дигән итеп тәрбияли, берсе дә әнисенең йөзенә кызыллык китерми, һәрберсенең үз һөнәре, үз тормышы. Әниләрен дә онытмыйлар кайтып хәлен белеп торалар.
Яшьләргә акыллы киңәшләрен бирә,оныкчыкларны карарга булыша.
-Сугышлар гына бетсен,илләребез тыныч булсын,без күргәнне сезгә күрергә язмасын - диеп теләкләр тели Клавдия апа.-
-Тормышлар бик матур бит,кадерен белегез,- диеп озатып калды мине.Үзеңә дә исәнлек-саулык телим, балаларыңны куандырып озак яшә әле.