Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Тукай иленә сәяхәт"_викторина

"Татар бәхете өчен мин
җан атармын:
Татар бит мин үзем дә,
чын татармын"
Бүген 26 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайнын туган көнендә, татар халкы туган тел көнен билгеләп үтә.
Безнең китапханәдә Габдулла Тукай китапларыннан "Тукай иленә сәяхәт" дигән исем астында китап күргәзмәсе эшли.
Балалар белән Тукай иҗатына багышланган викторина үткәрде.Бик куанычлы, балалар Тукай иҗатын, аның тормыш юлын яхшы беләләр. Шөкер, балалар Тукайны яратканда, туган телебез югалмас.