"Экологиягә китап аша"- районкүләм конкурс-фестиваль
Матурлык ул – якты дөнья,
Без сулый торган һава,
Күзләребез матурлыкны
Күрә һәм эзләп таба.
Табигатькә күз салсагыз,
Сокланмый мөмкин түгел,
Кояш ничек елмаеп
Яктырта илем күген!
Планетабызны,аның табигатен саклау-бүген кешелекнең иң мөһим бурычларыннан берсе. Һәр кеше үзе яшәгән җирне һәм анын табигатен яратырга,байлыкларын сакларга,киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш.Җирне сакларга соңга калмыйк!