"Экологиягә китап аша"- районкүләм конкурс-фестиваль
Быел Зәй Үзәк китапханәсе “Табигать дөньясына-китап аша”дип исемләнгән конкурс игълан итте.
Фестиваль кысаларында тамашачы өчен экологик теманы ачарга ярдәм итүче китап күргәзмәсе, табигать күренешләрен яктырткан рәсемнәр һәм әйләнә- тирә дөньяны саклауга өндәүче плакатлар, кызыклы буклетлар , файдалы һәм кирәкле мәгълүмат тәкъдим иттек. Табигать һәм аны саклау турында мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшердек, шигырьләр укыдык.Экологик чара кызыклы һәм мавыктыргыч булды.