Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Мөгаллимлек-фидакарьләр эше"-очрашу кичәсе

Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге укытучы кулында. Һәр кешенең Туган җире, сөекле Ватаны, тормышка нигез салган, юллама биргән сөекле мәктәбе, рәхмәт хисләре белән олылап, яратып искә ала торган укытучылары бар.
Иңнәренә канат куеп, тормышка ак юл күрсәтеп, фатихасын биреп озаткан мәктәпне,беренче укытучыларны оныту мөмкин түгел.
24 март көнне китапхпнәдә ветеран укытучылар белән очрашу узды.Очрашу кичәбез матур шигырьләр, кызыклы сораулар,укытучыларның истәлекләре белән үрелеп барды. Өлкән укытучылар укучыларга үзләренен киңәшләрен бирде.Кичә бик җылы һәм эчтәлекле узды