Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Бәйрәм белән сине, Кыз туганым!"

6 март көнне 8 март Халыкара  хаты-к ызлар көненә багышланган бәйрәм  кичәсе узды.”Ахирәт” хатын-кызлар клубына йөрүче ханымнарны язның беренче бәйрэме белән тәбрикләдек .Разия  Рамазанованың кул эшләреннән ясалган  күргәзмәдәге  гөлләмәләр дә бәйрәмебезгә ямь өстәде.Бәйрәм кичэбездә яз турында сынамышларны искә төшердек,әниләр турында мәкальләр әйтештек.Кичәбез чәй табыны артында тәбрикләүләр һәм матур шигырләр белән үрелеп  барды.