Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Укытучы- мәңгелек һөнәр"бергәләп уку

3 март- Бөтендөнья кычкырып уку көнендә“ Россия мөгаллимнәре белән дан тота”дигән тема астында китапханәдә әдәби кичә утте. “Укытучы- мәңгелек һөнәр” дип исемләнгән китап кургәзмәсендә теманы яктыркан  әсәрләр куелды.Кичәдә катнашучы укучылар белән яраткан укытучылары турында әңгәмә оештырылды . Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучылары Гөлузә Сибгатуллина, Нәсимә Шиһапова һәм ветеран укытучылар турында магълүмат бирелде.Укучылар белэн  А.Гыймадиев әсәрен, Э. Шәрифуллина,Р.Корбан шигырләрен  бергәләп укыдык. Галия Гайнетдинованың “Мәктәп” шигыре аеруча ошады.Балалар кызыклы китаплар алып өйләренә таралыштылар.