"Үземә-үзем юл салам шигъри дөньям аркылы" очрашу кичәсе
20 февральдә Югары Налим мәдәният йортында мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәләп " Үземә-үзем юл салам, шигьри дөньям аркылы..."дип исемләнгән, туган тел көненә багышланган шигрият кичәсе үтте. Китапханә тарафыннан тәкъдим ителгән ,авылдашларыбыз иҗатын яктырткан “Иҗатымда күңел хисләрем “ күргәзмәсе кичәгә килүчеләрдә кызыксыну уятты. Очрашу шигырь иҗат итүче авылдашларыбыз - өч туган Николаева Фәнзия, Хайруллина Миләүшә, Камалиева Разилә иҗатына багышланган иде.Кичәгэ шигырь яратучы тамашачы жыелды.Шигырьләр авторларнын узләре башкаруында да, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре укуында да яңгырады. Кичә бик жылы узды.