Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Мең кыллы күңел" әдәби кичә

Ярты гасыр дәвам иткән күпкырлы иҗаты, йөздән артык җәүһәрдәй җырлары белән шигьрияттә мәйдан тотып , татар халкының тирән ихтирамын казанган шагыйрә Гөлшат Зәйнашева 1928 елның 13 нче гыйнварында хәзерге Тукай районы Иске Теләнче авылында дөньяга килә.                                                     Гөлшат Зәйнашева озак еллар дәвамында сәхнә тоткан җыр авторларының берсе булды, ның йөзгә якын шигыре композиторлар тарафыннан көйгә салынган.Аның җырлары яктылыкка , матурлыкка чакырып , бәхетле хыялларның тормышка ашуына ышандыру көченә ия.                                                     Күренекле шагыйрә , драматург Г. Зәйнашеваның иҗатына багышланган әдәби кичәгә китап укучылар өчен “Халкыбызның моңлы шагыйрәсе” исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Кичәгә “ Ахирәт” хатын – кызлар клубы әгъзалары килде.                                                                                                           Гөлшат апаның тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык, истәлекләр китабын,  шигырьләрен бергәләп укыдык . ”Сәяхәтче җыры, “Үз илемдә” һәм “Кояш гомере” җырларын рәхәтләнеп җырлады китапханә дуслары.