Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

“Бу дөньялар һәрчак матур булсын, Бизик аны, әйдә, бергәләп!”

Балаларны яклау көне һәм Зәй муниципаль районында Балалар һәм яшьләр елы уңаеннан Югары Налимда мәдәният йорты һәм китапханә тарафыннан “Бу дөньялар һәрчак матур булсын, Бизик аны, әйдә, бергәләп!” дигән тема астында “Балалар Сабантуе” оештырылды. Бәйрәмдә 32 бала һәм 11 әти-әни катнашты. Балалар төрле уеннар, ярышларда катнашты.Биеделәр, җырладылар, табышмакларга җавап эзләделәр. Шушы көнне без “Читаем классику “ дигән акциягә дә кушылдык. Пушкин, Есенин, Тукай, Җәлил һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдык. Балалар да шатланып катнаштылар.