Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Җан җылыбыз сезгә, өлкәннәр!" - бәйрәм кичәсе

Югары Налим җирлегендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Җан җылыбыз сезгә, өлкәннәр!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды. Кичәбез алып баручыларның  матур шигырьләре , үзешчәннәребезнең  моңлы  җырлары белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Л. И. Сибгатуллин һәм агрофирма  вәкиле С. М. Зариповның   тәбрикләве белән дәвам итте. Мәктәп укучыларының чыгышларын һәм баянчыларыбыз Фикрәт белән Илбарның  моңлы гармун, курай көйләрен аеруча яратып кабул иттеләр.Өлкән апа- абыйларыбыз үзләре дә шигырьләр сөйләп,җырлар сузып , теләкләр теләп  кәефләрен күтәрделәр. Күңелле ял, җылы мөнәсәбәт һәм игътибарга күңелләре булып, рәхмәт әйтеп өйләренә таралыштылар.