Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Хикмәтле дә җыры, дәртле дә..." шигърият сәгате

Тукай премиясе лауреаты шагыйрь Нури Арсланның тууына 110 ел тулу уңаеннан китапханәдә “Хикмәтле дә җыры , дәртле дә..” исемле күргәзмә әзерләнде.   Шагыйрь иҗатына күзәтү ясалды, Сөббух Рәфыйков премиясе лауреаты нәфис сүз остасы Фәнзия Николаева “Көләч йөзле булып”, “Миләшем”, “Кем көчле” һәм башка  шигырьләрен укыды.                                                                                                                              Нури Арсланов - бай шигъри мирас калдырган шагыйрь. Үзе исән чагында аның утыздан артык китабы басылып чыга. 1985 елда «Иделем-илем» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен ул шулай ук «Почет Билгесе» (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1971) һәм Халыклар Дуслыгы (1982) орденнары белән бүләкләнә.  1946 елдан ул СССР Язучылар берлеге әгъзасы.  . Әдәбиятка ул сугыш тәэсирләреннән туган «Мәхәббәт» (1942) һәм «Рус кызы» (1943) исемле поэмалары белән килеп керә. Кешеләрнең ватанпәрвәрлек, фронттагы батырлыкларын данлаган бу поэмалар үз вакытында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан жылы каршы алына һәм матбугатта авторның иҗади сәләтенә зур өметләр баглаган әсәрләр итеп бәяләнә, һәм чыннан да шуннан соңгы еллардагы иҗаты белән Н.Арсланов бу өметне тулысыңча аклый, аның шигъри таланты, осталыгы, әсәрләрендәге фикер тирәнлеге, тематик киңлеге һәм эмоциональ тәэсир итү көче китаптан китапка үсә-чарлана бара.