Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Террорга каршы бергәләп" - танып -белү сәгате

3 сентябрьдә  3- 6 сыйныф укучылары өчен "Без - терроризмга каршы!" дигән исем астында танып - белү сәгате  үткәрелде. Нәрсә ул террорчылык? Аннан ничек сакланырга?
Россиядә ел саен 3 сентябрьдә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. 2004 елның әлеге көнендә террористлар Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге мәктәпне шартлатып, меңнән артык гаиләгә кайгы китерде, 334 кешене һәлак итте, аларның 186 сы балалар иде. 32 террорист өч көн дәвамында миналанган бинада укучыларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларны, мәктәп хезмәткәрләрен тоткын  итеп тоттылар. Барча кешене тетрәндерде бу афәт. Һәлак булган балаларның да бәхеткә хакы бар иде бит?! Бүген, Беслан корбаннарын искә алып, без бөтен көчебез белән террорчылыкка каршы торырга берләшәбез.