Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Россия флагы - безнең горурлыгыбыз" патриотик сәгать

Россия флагы көненә карата мәктәп укучылары өчен «Россия флагы-  безнең горурлыгыбыз! » дигән темага патриотик сәгать үткәрелде. Балалар белән флаг тарихын искә төшердек. Алар өч төстәге флагның беренче тапкыр кайчан , кайда, кайсы патша идарә иткәндә җилфердәве турында белделәр, төсләрнең нәрсә аңлатуы турында ишеттеләр. Күргәзмәдәге китаплар белән танышып бу флагның “атасы” Петр 1 , рейхстаг түбәсенә байрак кадаучы татар егете Гази Заһитов турында мүгълүмат алдылар. Ватан, дәүләт символлары төшенчәләрен үзләштерделәр. Ахырда, Дәүләт Гимнын бергәләп башкардык.