Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Күкрәгендә шигъри сагыш" шигъри мизгелләр

15 августта Татарстанның халык шагыйре, драматург, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Мингалимнең тууына 85 ел тула. Шул уңайдан китап укырга яратучы активистлар белән табигать кочагында әдип иҗатына багышланган шигърият сәгате үтте. Укучылар әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында мәгълүмат кызыксынып тыңладылар .Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин  "Гөлләр көлеп каршы алалар","Ләкин", "Урманымда йөрим" һәм башка шигырьләрен бик тәэсирле итеп укыды.