"Күңел галәме" шигъри мизгел
4 июньдә шагыйрә Эльмира Шарифуллинага 75 яшь тулды. Юбиляр шагыйрәнең иҗаты буенча шигырь яратучыларга "Күңел галәме" дигән шигърият сәгате үткәрелде.Шагыйрәнең иҗат юлы белән танышып шигырьләрен бергәләп укыдык. Аның “Әдәбият”,”Кайта- кайта”,”Өметләрең киселсә” һ.б. шигырьләре шигърият сөючеләр күңеленә аеруча хуш килде.