Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Иртәгә бездә бәйрәм!" - балалар Сабантуена бүләк җыю

Ата- бабаларыбыздан килгән милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне балаларга да тапшыру максатыннан ел саен балалар белән Балаларны яклау көненә балалар өчен Сабантуй үткәрәбез, һәр өйгә кереп бүләк җыю оештырабыз, матур теләкләр теләп бәйрәмгә чакырабыз.Балалар бәйрәмне көтеп ала, актив катнашалар, барысы да уйный- көлә, сөенә- алар өчен зур бәйрәм була. Безгә әти- әниләр рәхмәтләр җиткерә.