Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Туган ягы кирәк кешегә" - китапханә фестивале

Сармашбашта “Туган ягы кирәк кешегә” дигән китапханә фестивале узды. Фестивальгә Сармашбаш, Ю.Налим, Сарсаз- Баграж һәм Урта Баграж китапханәчеләре катнашты. Мәдәният йорты алдына кул эшләреннән,күз явын алырлык чигешле сөлгеләрдән, мендәрләдән,  борынгы көнкүреш җиһазларыннан торган бай күргәзмә әзерләнде. Фотокүргәзмә дә беркемне дә битараф калдырмады. “Авылдашларыбыз иҗаты “ күргәзмәсендә Разим Валиуллин һәм Мәсләхетдин Кашапов иҗаты яктыртылды. Кул эшләре остасы Йолдыз Красовскаяның сәйләннәрдән тезеп ясалган искиткеч матур эшләнмәләре барлык күргәзмәләрнең бизәге булды.                                                                            Урам фестивале якташыбыз Разим Валиуллинның "Ике авыл - игез туган" җыры белән башланды. Китапханәчеләр Тәнзилә Садыйкова, Марина Халикова, Мария Князева, Тәслимә Солтанова  Фәнис Яруллинның "Туган ягы кирәк кешегә!" дигән шигырен бергәләп башкардылар,авыл нәфис сүз осталары  Рәйхана апа Хайдарованың шигыре белән бәйрәмне дәвам иттеләр.Сармашбаш үзешчәннәре авыл тарихыннан төрле күренешләр  сәхнәләштереп күрсәттеләр.                                                                                         Авылдаш язучылар Разим Валиуллин һәм Мәсләхетдин Кашапов иҗатлары белән туганнары Кадрия Нагимовна белән Сирина Хуснутдиновалар таныштырды. “Ачык микрофон” өлешендә Рәзилә Камалиева белән Наилә Миннуллиналар үзләре иҗат иткән  шигырьләрен сөйләсә, Нурия апа Сафина туган як турындагы шигырен бик матур итеп башкарды. Балалардан Сармашбаштан Камилә Гыйниятуллина, Кәдек кызы Зәйнәп Шафигуллина,Югары  Налимнан Айбулат Хабриев һәм Сарсаз Баграж авылыннан Максимов Алексейлар бик оста итеп шигырьләр сөйләделәр.