Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Юллар имин, адымнар нык булсын" - әңгәмә

Хәзер — автомобиль заманы. Транспорт күп булганлыктан, аларның хәрәкәтен тәртипкә салырга кирәк. 1994 елдан безнең илдә халыкара юл йөрү кагыйдәләре кертелгән. Барлык машина йөртүчеләр аларны өйрәнәләр һәм кулланалар, чөнки бу кагыйдәләрне бозган очракта төрле юл һәлакәтләре — аварияләр була, машиналар ватыла, иң аянычы — кешеләр имгәнә, үлә. Шуңа күрә һәр кеше, һәр бала юл йөрү кагыйдәләрен нык белергә тиеш.                                                Китапханәдә балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек үзләштерүләрен, юл билгеләрен «укый белүләрен» ачыклау,светофор төсләрен аера белүләрен, шуның буенча дөрес хәрәкәт итү буенча белемнәрен  ныгыту максатыннан әңгәмә оештырылды. “Юл кагыйдәләрен бел!” күргәзмәсе дә нәкъ шушы теманы яктыртты. Әңгәмә барышында юлларда игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә,дуслык, бердәмлек, бер—береңә игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле булырга чакырылды. Т. Шакированың “Юл хәрәкәте билгеләре” дигән китабын бергәләп укыдык.