"Туган тел яши җанда"
21 февраль-Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәдә “Туган тел яши җанда” дигән туган тел кичәсе узды. Кичәдә Р. Миңнуллин, Г. Гайнетдинова, С. Әхмәтҗанова, Р. Мөхияр, И. Гыйләҗев шигырьләре , “Бишек җыры” яңгырады. Телләр юкка чыгу,аның сәбәпләре, турында әңгәмә корылды. Туган телне саклап калуда әбиләрнең бурычлары турында кайнар бәхәс тә кызып алды.