Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Әңгәмә "Моны һәркем белергә тиеш"

1988 елдан бирле 1 декабрь СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Кешелек дөньясын дер селкеткән әлеге авыру вирусы каян килеп чыккан соң? Тарих битләренә күз салсак, 1981 елда дөнья буйлап куркыныч авыру йөрүе турында имеш-мимешләр йөри башлый. Бер төркем яшьләрнең кисәк кенә авырып, кыска вакыт эчендә үлү очраклары күзәтелә. Әлеге күренеш галимнәрне зур борчуга сала. Җентекле тикшеренүләрдән соң, атамасы бик кыска, нибары дүрт хәрефтән торган (СПИД), тик һәркем күңелен шомландырырлык, курку салырлык көчкә ия булган авыру икәнлеге ачыклана. Тикшеренүләр барышында әлеге авыруның лентивирус төркеменә кертелүче вирус булуын, моңа кадәр маймыл, песи, ат кебек хайваннарда күзәтелүе билгеле була. Авыруның кешелек дөньясына аучылык аркылы, яралы хайваннардан күчүе ихтимал, дип фаразлый галимнәр. Конго елгасы бассейнында беренчеләрдән булып таралыш алган, чәчәк кебек гомерләрне өзүче СПИД авыруы җир шарын тиз арада басып ала.   Авылыбыз фельдшеры мәдәният һәм мәктәп хезмәткәрләре белән "Моны һәркем белергә " тиеш дигән әңгәмә үткәрде.Үз чиратыбызда без дә авылдашларыбыз һәм укучылар арасында аңлату эшләре алып барабыз.