Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Мәгьлүмат сәгате" Сүзлекләр- кыйммәтле хәзинә"

22 нче ноябрьдә Россиядә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәбездә балалар өчен мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар гасырлар буе халык иҗат иткән сүз байлыгы тупланган сүзлекләрнең төрләре белән таныштылар, әһәмияте һәм аларны дөрес куллану, кирәкле мәгълүматны табу турында да аңлатылды. Кызларны "Татар исемнәре" сүзлеге аеруча кызыксындырды, һәркайсы үзенең исемен табып мәгънәсен ачыкладылар.