Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Очрашу "Күренекле авылдашыбыз Гамир абый Таҗетдинов"

Китапханәбездә авылдашыбыз Татарстанның атказанган укытучысы җирле шагыйрь Г. Таҗетдинов белән очрашу булды. Гамир Госман улы Таҗетдинов 1941 елның 8 ноябрендә дөньяга килә. Югары Мәлем һәм Иске Зәй мәктәпләрендә урта белем ала.Алабуга дәүләт педагогия институтында укый. Туган авылыбызда укытучы, Басар, Аксар, Иске Зәй мәктәпләрендә директор, колхоз рәисе, район мәгарифе бүлеге мәдире, Зәйдә партия контроле комиссиясе рәисе, "Сельхозхимия" район берләшмәсе директоры урынбасары, Төги, "Нур" җитештерү кооперативлары рәисе, Зәй район- шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары кебек җаваплы эшләр башкара. Татарстан Җөмһүриятенең атказанган укытучысы. Шигырьләре "Зәй офыклары" газетасында даими басылып тора. Иҗатында туган авыл, авылдашлар темасы киң урын алган.2021 елда авылдашыбызның “Тормыш фәлсәфәсе”, “Дини тәгълиматның дөньяви чагылышы” дигән китаплары басылды. Балалар белән очрашуда Гамир абый үзенең авылыбыз турында шигырьләрен укыды.