Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

Мәгълүмат сәгате"Якты эзле гомер"

Ел саен районыбызда "Ялчыгол укулары" дип аталган фәнни- гамәли конференция оештырыла.19 йөз галиме , язучы Таҗетдин Ялчыгол гомеренең соңгы 13 елын авылыбыз Югары Налимда үткәрә: табиблык итә, иҗат белән шөгыльләнә, халыкка иман нуры тарата. Шуңа күрә, Ялчыголга багышланган  чарада безнең авыл балалары да читтә калмый, театраль күренештә катнаша. Эшне балаларны Т. Ялчыголның тормышы һәм иҗаты белән таныштырудан башлыйбыз. Аларга язучының "Рисалаи Газизә", "Тәварихы Болгария" китаплары, аның тормышына багышланган язучы Р. Галиуллинның "Васыять" романы, Д. Гарифуллинның "Чырагы нур сибә бүген дә" китаплары турында кыскача мәгълүмат бирелде.