Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Әдәби китаплар һәм яраткан кинофильмнар" - түгәрәк өстәл артында

Әдәби китаплар белән кызыксынуны үстерү максатыннан яшүсмерләр һәм балалар белән яраткан фильм геройлары турында фикер алышу оештырылды. Алар яраткан әкият һәм мулфильм геройлары турында  әңгәмәгә теләп кушылдылар. Күргәзмәдәге китаплардан үзләре яраткан геройларны таптылар. Иң популяр герой Гарри Поттер булуы ачыкланды. Айболит һәм Чебурашканы да  яхшы беләләр булып чыкты. Экран аша гына  күреп таныш булган геройларның иң элек язучы тарафыннан әдәби әсәрдә иҗат ителүен белү балаларның  кайберләре өчен яңалык булды. Бу аларда кызыксыну уятты һәм алар китапларны өйләрендә укырга алдылар.