Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Бу көнне мин мәңге онытмам"- тарихи сәгать

22 июнь- Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз хөрмәтенә салынган һәйкәл янында сугыш башланган көннең 80 еллыгына багышланган тарихи сәгать үткәрелде. Балаларга сугыш башланган көннәр, аның авыр нәтиҗәләре, Ватандашларыбыз һәм авылдашларыбызның батырлыгы турында, "Хәтер шәме" Халыкара акциясе турында мәгълүмат бирелде. Сугышта катнашкан авылдашларыбызны 1 минут тынлык белән искә алдык һәм хөрмәтләп һәйкәлгә чәчәкләр салдык.