Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Ул матурлык эзли дөньядан"- шигърият сәгате

Поэзия яратучылар белэн Татарстаннын халык шагыйре Г. Афзал шигырьлэрен бергэлэп укыдык.

Чишмә башы

Бер эсседән качып,
Бер суыктан,
Кыргыйлыктан җаннар көйгәндер,
Тау астыннан чишмә тибеп чыккан,-
Бер яхшылык булсын дигәндер
Тау итәген ярып чишмә типкән,
Салкын гына суы- саф көмеш.
Челтер- челтер- итеп алып киткән,
Дөнья буйлап киткән саф килеш.
Ярларына яран гөлләр үскәң,
Юлаучылар ятып су эчкән,
Төннәрендә ай шәүләсе төшкәң,
Иң кадерле нигъмәт - су икәң.
Анда килеп намаз укыганнар,
Мосафирлар дога кылганнар
Чишмә башы - изге урын диеп,
Тәсбих әйтеп торган урманнар.