Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Ул бөек көннәргә баш иябез" - Әдәби музыкаль композиция

Китапханәдә Җиңү бәйрәменә сугыш барышын яктырткан китаплардан   “Укыгыз! Сугыш турында иң яхшы китаплар”, “Туган ягыбыз һәм бөек ватан сугышы” кебек күргәзмәләр эшләде.                                                                    Җиңү бәйрәме тантанасы ,гадәттәгечә, һәйкәл янында узды. Бәйрәмгә тыл һәм хезмәт ветераннары, укучылар, авыл халкы чакырылды. “Үлемсез полк” хәрәкәт итте. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Л. И. Сибгатуллин ачып җибәрде.  Мәктәп укучылары һәм мәдәният, китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм чыгышын халык яратып кабул итте.”Ул бөек көннәргә без баш иябез ” әдәби- музыкаль композициясе барышында  сугыш  китергән югалтулар, тылдагы авырлыклар,тынычлыкның кадере турында күңелгә үтәрлек  шигырьләр, җырлар яңгырады , дәртле солдат биюләре башкарылды.Һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды, һәйкәлгә венок, чәчәкләр салынды.