Верхне-Налимская сельская библиотека - филиал № 10

"Батырларның даны мәңгелек"- патриотик сәгать

2- 5 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан "Укыгыз! Сугыш турында иң яхшы китаплар" күргәзмәсендәге китаплар һәм "Бөек Җиңү кайтавазы" күргәзмәсендәге сугышка катнашкан авылдашларыбызның тормыш һәм фронт юлы, тылда эшләгән әбиләр һәм сугыш чоры балалары турындагы альбомнарны кызыксынып карадылар. Балаларга сугышның төп бәлелешләре :Мәскәү өчен сугыш, Сталинград һәм Курск сугышы турындагы мәгълүмат бирелде. Алар бу сугышларда катнашкан авылдашларыбызның батырлыклары турында әңгәмәгә дә теләп кушылдылар .